Кичә кич Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Минскта Беларусь Республикасындагы татар иҗтимагый оешмалары активы вәкилләре белән очрашты. Искәртәбез, Рөстәм Миңнеханов ике көнлек эш сәфәре белән Минскта. Бу хакта Президентның матбугат хезмәте хәбәр итә.
Ватандашлар белән очрашуны Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты (БТК) рәисе Ринат Закиров башлап җибәрде. Ул БТК дөньяның төрле илләрендә татар иҗтимагый оешмалары белән башкарылган эшләр турында сөйләде.
Очрашуда катнашучыларны сәламләп, Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, бүген татар җәмәгатьчелеге вәкилләре Татарстан белән Беларусь арасындагы хезмәттәшлекне үстерү мәсьәләләрендә яхшы ярдәмчеләр булып тора. Ул тарихи ватаннарыннан еракта яшәүче җирле татарларга гореф-гадәтләрен, йолаларын, туган телләрен һәм халкының мәдәниятен саклап калган өчен рәхмәт белдерде.
Сез татар халкының рухын саклап калгансыз, диде Рөстәм Миңнеханов, очрашуда катнашучыларга мөрәҗәгать итеп, бу хәзерге дөньяда бик мөһим нәрсә, һәм сезнең, Беларусьта, башка илләрдә яшәп, үзегезне татарлар дип санавыгыз – бик күркәм күренеш.
Рөстәм Миңнеханов шулай ук искәрткәнчә, Россиядә татарлар саны ягыннан икенче урында. Ул хәбәр иткәнчә, бүген Татарстанның үзендә бары тик 30 процент татар яши, калганнары – җир шарының төрле почмакларына чәчелгән.
Татарстан Президенты Беларусьта яшәүче татарлар киләчәктә дә Белоруссия белән Татарстан арасындагы багланышларны киңәйтүгә ярдәм итәчәкләр, илләр һәм халыклар арасындагы мөнәсәбәтләрне ныгытуга үзләреннән өлеш кертерләр, дип ышанам.
Очрашу барышында Рөстәм Миңнеханов барысын да Татарстанга килергә чакырды. Соңгы елларда республикада кызыклы туристик маршрутлар ачылды, диде ул, шул исәптән татарлар тарихына һәм дингә кагылышлы да.
Ул Беларусьтагы татар яшьләрен Татарстанда «Сәләт» халыкара яшьләр мәгариф форумында уздырылучы төрле мөселман фестивальләрендә, «Сәләт» лагереның профильле сменаларында катнашырга чакырды. Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан БДБ һәм Балтия илләрендә яшәүче татар яшьләрен Татарстан югары уку йортларына җәлеп итү буенча зур эш алып бара, диде Рөстәм Миңнеханов.
Ул татар телен онлайн өйрәнү буенча интернеттагы «Ана теле» проекты турында, «ТНВ – Планета» юлдаш телевидение каналы турында сөйләде.
Очрашу барышында «Чишмә» Татар-башкорт мәдәни мирасы» халыкара иҗтимагый берләшмәсе рәисе Эльвира Левшевич Беларусьтагы татар иҗтимагый оешмалары эшчәнлеге турында сөйләде.
Очрашуда катнашучылар Рөстәм Миңнехановка элек «Минск – Казан» поезды йөрүен сөйләделәр, хәзер бу маршрутны яптылар, диделәр. Алар Татарстан Республикасы Президентыннан бу мәсьәләдә ярдәм күрсәтүен үтенделәр.
Рөстәм Миңнехановка хәбәр ителгәнчә, шул араларда Минскта беренче җәмигъ мәчете ачылачак.
Очрашу азагында татар иҗтимагый оешмалары вәкилләре татарча җырлар һәм шигырьләр башкардылар.
Рөстәм Миңнеханов Беларусьтагы татар җәмәгатьчелегенең актив вәкилләренә Татарстан Республикасы Президенты Рәхмәтләрен тапшырды.
Чарада Татарстан Республикасы вице-премьеры – Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, Татарстан Республикасы Президентының халыкара мәсьәләләр буенча киңәшчесе Радик Гыйматдинов, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров, Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы рәисе Шамил Агиев, «Татнефть» ГАҖ генераль директоры Наил Маһанов һәм башкалар катнашты.
* * *
Представители татарской общины являются хорошими помощниками в вопросах развития сотрудничества между Татарстаном и Беларусью. Об этом на встрече с членами татарских общественных организаций в Республике Беларусь заявил Президент РТ Рустам Минниханов.
Как напоминает пресс-служба Президента РТ, Рустам Минниханов прибыл в Минск с двухдневным рабочим визитом.
В мероприятии приняли участие заместитель Премьер-министра РТ – министр информатизации и связи Роман Шайхутдинов, помощник Президента РТ Радик Гиматдинов, председатель исполкома Всемирного конгресса татар Ринат Закиров, председатель Торгово-промышленной палаты РТ Шамиль Агеев, генеральный директор ПАО «Татнефть» Наиль Маганов и другие.
Приветствуя участников встречи, Рустам Минниханов поблагодарил их за то, что вдали от исторической родины местным татарам удалось сохранить традиции, обычаи, родной язык и культуру своего народа.
«Вы сохранили дух татарского народа. Это важно в современном мире, и всегда очень приятно слышать, что вы, проживая в Беларуси, в других странах, считаете себя татарами», – сказал он.
Рустам Минниханов также напомнил, что в России татары являются второй по численности нацией. Он сообщил, что сегодня в самом Татарстане проживает только 30 процентов татар, остальные – в самых разных точках земного шара.
Президент Татарстана выразил уверенность в том, татары, проживающие в Беларуси, будут и впредь содействовать расширению связей между Белоруссией и Татарстаном, внесут свой вклад в укрепление отношений между странами и народами.
В ходе встречи Рустам Минниханов также пригласил всех посетить Татарстан, а татарскую молодежь Беларуси принимать участие в различных молодежных мусульманских фестивалях, которые проводятся в Татарстане. «В последние годы в республике открылись интересные туристические маршруты, – сказал он, – в том числе и касающиеся истории татар и религии».
Лидер Татарстана вкратце рассказал о программе онлайн-обучения татарскому языку в сети интернет «Ана теле», о вещании спутникового телевидения «ТНВ – Планета». «Все это делается для того, чтобы объединить татар, проживающих в мире, чтобы они не забывали о своих корнях, о малой родине», – отметил он.
В ходе встречи председатель международного общественного объединения «Татаро-башкирское культурное наследие «Чишма» (МОО «ТБКН «Чишма») Эльвира Левшевич рассказал о деятельности татарских общественных организаций в Беларуси. По ее словам, в Беларуси традиционно проводится национальный праздник Сабантуй, фольклорные фестивали, в которых участвуют творческие коллективы татар.
Участники встречи также сообщили Рустаму Минниханову о том, что ранее существовало прямое железнодорожное сообщение – ходил поезд Минск – Казань, сейчас этот маршрут закрыт. Они просили оказать содействие в возобновлении прямого железнодорожного маршрута.
Кроме того, прозвучала просьба об оказании содействия в оснащении (шатер) для участия татарских общественных организаций Беларуси в фестивале национальных культур в городе Гродно, отличительная особенность фестиваля – организация национальных подворий, где представители каждого народа рассказывают о быте, традициях, угощают блюдами национальной кухни.
Рустаму Минниханову сообщили, что в ближайшее время в Минске будет открыта первая соборная мечеть.
В завершение встречи представители татарских общественных организаций исполнили стихи и песни на татарском языке.
Рустам Минниханов вручил Благодарности Президента Республики Татарстан наиболее активным членам татарской общины Беларуси, членам общества «Чишмэ» – за сохранение национальных традиций, наследия, вклад в развитие и укрепление дружеских отношений между народами.
«Татар-информ».
Просмотров: 1020