Рәхмәт сиңа, Ришат!

%d1%82%d1%83%d1%85%d0%b2%d0%b0%d1%82%d1%88%d0%b8%d0%bd8 октябрьдә Самараның Киров мәйданында урнашкан Мәдәният сараенда татар эстрадасының иң моңлы җыр­чыларының берсе – Ришат Төхвәтуллинның кон­цер­ты аншлаг белән узды. “Исеңдәме…” дип аталган тамашага бер атна элек би­летлар сатылып бетте, концерт көнне дә тамашага эләгергә өметләнүчеләр: “Ар­тык билетларыгыз юкмы?” – дип фойедагылардан сорашып йөрделәр.

Ниһаять, концерт башланды. Яраткан җырчылары сәхнәгә чыгуга, зал аны кайнар алкышларга күмде. Халык Ришат Төхвәтулинны сагынган. Шулай булмыйни! Соңгы елларда артык ишәеп киткән  шырды-бырды җырчылар һәм җырлар тамашачыны тәмам туйдырган, халык чын җыр-моңга сусаган иде шул. Йөрәгенә асыл кош кунган егет тамашачының өметен аклады, халык аны аягүрә басып алкышлады. Ришат үзе дә халык алдында баш иеп: “Минем иҗатыма битараф булмаганыгыз өчен һәркайсыгызның алдында баш иям”, — диде.

Моңлы былбыл үзе­нең программасына халык җыр­ларын һәм күренекле компо­зиторларыбызның халык яраткан әсәрләрен керткән иде. Тамашачылар аның хитка әйләнгән “Тургай”, “Сандугач” җырларын “Афәрин!” дип, көтеп алынган бүләк кебек кабул иттеләр. Самаралыларга яраткан җырчылары башкаруында “Тәрәзәңә пәрдә корма бүген”, “Ярты бәхет кирәкми” дип аталган яңа җырлар ишетергә дә насыйп булды. Сәхнәдә Ришат үзен оста баянчы итеп тә күрсәтте, “Яшь күңелем сине эзли” җырын ул  үзе баянда уйнап башкарды.

- Ә бу җырны мин тормышымда авыр мизгелләр булганда көйлим. Бик моңлы булса да ул күңелгә позитив хисләр генә өсти, — дип “Агымсу” җырын сузып җибәрде. Гарифҗан Мө-хәммәтшин сүзләренә, Рөстәм Яхин көенә язылган бу җыр Ришат башкаруында чынлап та ниндидер сихри моң булып яңгарды, күңелләрнең иң тирән кылларын тибрәткәндәй булды. Залда утыручы нечкә күңелле апалар-әбиләрнең хәттә күзләре яшьләнде.

Тамашачы Ришат Төхвәтул­линның һәр чыгышын көчле алкышларга күмеп барды. Җыр саен чәчәкләр, күчтәнәчләр бүләк итәргә дип сәхнәгә күтә­релгән кызлар, әбиләр яраткан җырчылары яныннан тиз генә төшеп китәргә теләмәделәр, аны кочаклап, озын-озын те­ләкләр, хезмәтендә уңышлар теләделәр. Ә аш-су остасы булган бер хатын Ришат Төх­вәтуллин сурәте ясалган бик матур торт пешереп алып килгән һәм аны җырчыга  бүләк итте.

- Җырларың белән яшь­легебезгә алып кайтасың, рәхмәт сиңа, Ришат, — дип бер апа барлык милләттәшләребез исеменнән рәхмәт белдерде һәм шәһәребезгә ешрак килергә чакырды. Җырчы Самарада үзенең иҗатына гашыйк булучылар күп булуына шатлануын белдерде һәм биредә яшәүче татарлар белән Казан артистлары арасында күпер сузучы шушы Мәдәният йортының администраторы Флорида ханым Локмановага рәхмәтен җиткерде.

“Исеңдәме…” дип аталган концерт программасы шушы исемдәге җырдан башка үтмәде, әлбәттә. Гөлназ Закирова көенә, Венер Фәттахов сүзләренә иҗат ителгән бу җырны Ришат хәттә ике тапкыр — башта  оригинал версиядә,  соңрак яңа аранжировкада башкарды һәм аның икесе дә тамашачылар күңеленә хуш килде.

Ришатка - Ришат рәсеме төшерелгән торт.

Ришатка — Ришат рәсеме төшерелгән торт.

Әлбәттә, Ришат Төхвәтул­линның концерты шундый матур булуына аның төркеме дә күп көч куйган. Татар-башкорт эстрадасының яңа йолдызы Алия Карачуринаның моңлы тавышы да  самаралыларны битараф калдырмады. Ул Ришатка кушылып та, үзе генә дә җырлады. Аның башкаруындагы “Син, син” дип аталган дәртле җырны тамашачылар аеруча җылы кабул иттеләр.

Ә бию төркеме концерт программасын үзенчә бизәп, җырларны тагын да тулыландырып тордылар. Ришат белән Алия:

“Чибәрләрнең чибәре шул

Мария-Лена-Натуша,

Әти-әни, ерак җиңги

Сезне сөймәскә куша”, — дип җырлаганда, биючеләр керәшен татарларының дәрт­ле биюләрен күрсәттеләр. Сикереп-сикереп биючеләргә сәхнә дә кысрык сыман тоелды. Ришатның  “Аккошлар” җырына да биючеләр искиткеч матур номер әзерләгәннәр иде. 

Аккомпаниатор Руслан Мө-хәммәдиевнең осталыгына да самаралылар сокланып туя алмады. Ришат та: “Аның кебек башка баянчы Казанда да юк”, — дип мактады.

Алып баручылар Сөмбелә бе­лән Рөстәмнең сәнгатьле һәм шаян чыгышы бу кичәне  оны­тыл­маслык үзенчәлекле итте.

Тамашачы бу искиткеч кон-цертның мәңге дәвам итүен теләсә дә аның ахыры якынлашты. Казан артистлары самаралылар белән “Сәлам юллыйм сиңа” җыры белән хушлаштылар. Зал аягүрә басып, аларны алкышларга күмде.

Самаралылар тамашадан соң да яраткан артистларын тиз генә җибәрмәделәр. Күтәрелеп килүче йолдыз белән истәлеккә фотосурәткә төшәргә теләүчеләр сәхнә артына йөгерделәр. Анда инде шактый гына чират тезелгән иде.

- Эштә булуым сәбәпле, үткән елда Ришатның концертына бара алмаган идем, — ди Рабига Сафонова. — Аны бер ел буе зарыгып көттем, билетлар сатыла башлауга ук кассага йөгердем.

Ришатның йөрәккә үтеп керә торган җырларына, сандугачтай моңлы тавышына сок­ланмый мөмкин түгел. Ике сәгать ярым баянга кушылып җырлавы гына да ни тора! Аңа киләчәктә дә биек үрләр яулавын, иҗади уңышларга ирешүен телибез. Берүк күз тимәсен үзенә. Яраттык без сине, Ришат,  һәм тагын килүеңне көтеп калабыз. Рәхмәт сиңа булганың өчен, рәхмәт сиңа моңнарың өчен!

Әминә ШИҺАПОВА.

«Бердәмлек».

Просмотров: 1711

Комментирование запрещено