Быел Ватаныбызда икътисади чатаклык күзәтелсә дә, гади генә татарларыбыз да, шөкер, хаҗ кылдылар. Самарның Җәмигъ мәсҗиде йортында урнашкан “Чәйханә” хуҗабикәсе Хәтимулла кызы Мәрйәм Батрова да улы Наил һәм килене Айҗана белән хаҗ гамәлен кылып кайтты. Без беренче тапкыр изге җирләребезгә барган хаҗия белән әңгәмә кордык.
- Мәрйәм апа, бу гамәлгә күпме вакыт әзерләндегез?
- Дүрт ел әзерләндем. Хәләл пенсиямнән һәм эшләп, акча җыйдым. Рухи яктан да әзерләндем – анда укый торган догаларны өйрәндем.
Исәнлек тә хәзер бик шәп түгел инде. Шушы уңайдан бер нәрсәне искәртеп үтәсем килә. Күбесе миңа, сәламәтлегең бик яхшы булмау сәбәпле, хаҗдагы авырлыкларны үтә алмассың, дип әйттеләр. Шушы кыенлыклардан куркып, күптәнге хыялым булса да, изге җирләребезгә барудан үземне ничә тапкыр кичектереп тордым. Аннары бер таныш хатын: “Син берсен дә тыңлама. Хаҗга барып, бер намаз укуың гына да ни тора! Башка гамәлләрне кыла алмасаң да, намазыңны булса да укырсың. Анда Аллаһы Тәгалә үзенә бер көч-куәт бирә. Баргач, моны үзең белерсең-күрерсең”, — диде.
Һәм, чыннан да, үзем татыдым. Аллаһы Тәгалә миңа шундый җиңеллек бирде. Анда аяк җиргә тимәгәндәй дә кебек, сине ниндидер көч күтәреп йөртә.
Кешеләрнең сөйләүләре буенча авырлыклар көткән идем. Көткән саен Раббыбыз кыенлыкларны җиңеллекләр белән алмаштырып торды.
Беркайчан да булмаган хәл. Быел беренче тапкыр дәүләт тарафыннан Минадан — Моздалифага, Мәккәдән Минага йөрергә махсус автобуслар бирелде.
Моздалифадан, ташлар җыеп, кунып кайттык.
Аннан 20 чакрым җәяү таш атарга бардык. Анда да уңайлык күрдем. Кешеләр әйтерсең лә миңа юл биргәндәй иде, алдымда берсе дә тормады.
“Әл-Хәрам”га тәваф кылырга баргач та, бер кыенлык та тумады. Киресенчә, Кәгъбәтулла яныннан ук узып йөрдек. Халык аз иде. Бернинди этеш-төртеш булмады. Без тәвафны кылып кына бетердек, кешеләр тулды. Менә бит Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте! Ул бөтен гамәлләремне җиңеллек белән уздыртты. Хаҗларыбыз гына кабул булсын иде, Раббым.
Юлда да мин үтә алмаслык авырлык очратмадым. Дубайдан Мәккәгә автобуста бер тәүлек барганда гына кыенрак булды.
Ә өйгә кайтканда Мәккәдән Мәдинәгә бардык, Мәдинәдән Дубайга — автобуста, ә аннан турыдан Самарга очтык.
Автобуста уңай булды, суда чайкалып баргандай йомшак иде.
Хәтта Дубайда һава аланында (аэропорт) документларыбызны да бик тиз тикшерделәр. Ә бит анда бу — бик катлаулы мәшәкать.
Контроль барышында алдыбыздагы кешеләрне борып-борып җибәрделәр, чөнки үзең белән биш литр су гына алып чыгарга ярый. Әлхәмдүлилләһ, безгә ун литрны рөхсәт иттеләр!
Аллаһыма мин бик рәхмәтле. Көч-куәт, ярдәм бирде.
- Хаҗда Аллаһы Тәгаләдән ниләр сорадыгыз?
- Илләргә, көннәргә – тынычлык, балаларга – тәүфыйк, миһербанлык, шәфкатьлелек.
Нарасыйларым да, үзем дә, туганнарым да – намаз, Коръән укучылардан. Киләчәктә алар хаҗ кылучылардан булсыннар иде, дип сорадым.
Тәүфыйксыз бәндәләргә – тәүфыйк, исәнлекләре булмаганнарга – исәнлек, парланмаган кешеләргә хәерле хәләл җефетләре бирүен елап-елап сорадым Аллаһыдан. Анда күз яшьләре бер дә туктамый.
- Хаҗда яңа дуслар барлыкка килдеме?
- Әйе, дуслар табылды. Безнең төбәктән дә кешеләр бар иде – Самардан, Похвистневодан. Бер бүлмәдә яшәдек.
Шулай ук Башкортостаннан килгән яшь пар белән дуслаштык.
- Мәккәдә, Мәдинәдә йөргәндә Самар истән чыгамы?
- Анда дөнйави бер нәрсә турында да уйламыйсың.
Миңа хаҗ Мәшһәр мәйданын хәтерләткән кебек булды. Ахырзаманда Аллаһы Тәгалә шулай төрле төстәге, төрле телдә сөйләшүче, төрле милләттәге бәндәләрне бер җиргә җыяр дигән бит.
Хаҗда барысы да кычкырып Коръән укып, елап-елап тәваф кылалар. Бу – тетрәндергеч күренеш!
- Киленегез – казах милләтеннән. Татар гореф-гадәтләренә, милли ризыкларыбызга мөнәсәбәте нинди?
- Шөкер, бик яхшы. Гореф-гадәтләребез белән кызыксына, хөрмәт итә. Мин пешергән милли ашларыбызны ашап туя алмый. Үзе дә тырышып пешерә. Иң мөһиме – намазчы.
- Хаҗга улыгыз белән бергә бару нинди хисләр тудырды?
- Улым бер яктан – мине, икенче яктан хатынын җитәкләп йөрде. Әлхәмдүлилләһ, безнең өчен ул бик яхшы ярдәмче булды.
Наил бер тапкыр хаҗ кылган иде инде. Шул вакытта: “Их, әни, сине дә үзем белән алып барырга булган икән!” – дигән иде. Шөкер, Аллаһы Тәгалә “Амин” дигән вакытына туры китереп, безгә шушы бәхетне насыйп итте.
Рөстәм хәзрәт Хәйруллин: “Гөнаһ капчыгы хаҗда калмый, үзебезгә ияреп кайта”, — ди. Хаҗ кылып кайткач, шушы дәрәҗәне, шушы Аллаһы рәхмәтен югалтмаска тырышырга. Телне тыярга — кирәкмәгән сүзләр сөйләмәскә, күзне капларга – кирәкмәгәнгә карамаска, күбрәк гамәл һәм изгелек кылырга.
Хаҗия Мәрйәм БАТРОВА белән
Миләүшә ГАЗЫЙМ серләште.
Автор фотосурәте.
«Сәлам» газетасы.
Просмотров: 1372