Уйлы караш белән, әнкәй,
Ник тарыйсың чәчеңне?
Сыпырырга телисеңме
Башыңдагы чал төсне?
Әнкәемнең ак чәченә
Кагылам күңел аша.
Картайгансың, сине уйлап,
Күңелем чиксез таша.
Ак чәчләрең көмеш сыман,
Тик моңлата күңелемне.
Назлап, үбеп әйтәм сиңа
Яратам, дип, үзеңне.
Мине уйлап агаргандыр,
Бәлки, синең күп чәчең -
Әз түгел, бик күп түккәнсең
Көчеңне минем өчен.
Маңгаең да сырлы-сырлы,
Чәчләрең дә агарган.
Тик синнән дә гүзәл әни
Дөньяда да юк сыман.
Үкенәмен, соң аңладым,
Моң кергән күңелеңне.
Ак шәлен сагыш яптыргач
Минем дә чәчләремне.
Наилә ХӨСӘЕНОВА.
Самар шәһәре.
Просмотров: 1327