9 мартта Самар Җәмигъ мәчетендә Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан дини мәҗлес үткәрелгән. Аны Региональ Диния нәзарәте һәм Самар Җәмигъ мәчете оештырган. Биредә дини курсларда белем бирүче һәм укучы хатын-кызлар катнашкан. Чараны укытучы Рушания Гыйләҗева алып барган. Мәҗлестә хатын-кызлар тарафыннан мөнәҗәтләр яңгыраган.
Самар өлкә «Туган тел» татар җәмгыяте каршында эшләп килүче «Мин-Ниса» хатын-кызлар оешмасы остазы Наилә Әбделгәниева:
«Барыбыз өчен дә мөһим булган чарада катнаштык. Аллаһы Тәгалә биргән көннәргә, эчкән суларыбызга, сулаган һавабызга, ашаган ризыкларыбызга, укыган намазларыбызга, гамәлләребезгә шөкерана кылдык, мөнәҗәтләр әйттек. Ә мөнәҗәт — ул Аллаһы Тәгаләгә мөрәҗәгать итү, ялварып ярлыкауны сорау.
* * *
Остаз Марьям апа Сабирҗанова:
«Мәчеттә оештырылган чара Ислам динен, телебезне саклап калыр, иманыбызны күәтләр, каткан күңелләрне йомшартыр өчен бик кирәкле гамәл, дип уйлыйбыз. Шул исәптән, аны оештыручыларга, иганәчеләргә, биредә катнашучыларга үзебезнең рәхмәтләребезне җиткәрәбез. Киләчәктә дә Аллаһы Тәгалә бердәм булып яшәргә насыйп итсен иде».
)
Лилия РӘХМАЕВА фотосурәтләре һәм видеоязмасы.
Просмотров: 1785