
Ирек ГАЗИЕВ һәм Гөлчәчәк ГАЙНУЛЛИНА авыл халкын ботка белән сыйлый.
Похвистнево районының Яңа Мансур авылына барып керүгә, безне агач башларында утыручы күптән түгел җылы яклардан кайткан кара каргалар төркеме каршы алды. “Бүген бездә бәйрәм, авылыбызда карга боткасы пешә”, - дигәндәй, баш очында бөтерелеп, “кар-кар” дип, каркылдаштылар алар. Дөрестән дә, бүген биредә бәйрәм икән бит! Аллы-гөлле, матур итеп киенгән яңамансурлылар урам тутырып, авыл Мәдәният йортына ашыгалар иде. Яз кояшы күктә генә түгел, алар йөзендә дә балкый төсле тоелды миңа бу мизгелләрдә.
Менә бәйрәм башланып та китте. Мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Рәшидә Фәйрушина:
- Галимнәр раславынча, “Карга боткасы”н, икенче төрле әйткәндә “Карга туе”н, үткәрү борынгы төрки бабаларыбызның мәҗүси ышануларына бәйле. Алар табигатьнең уянуын кара каргалар килүгә бәйләп аңлатканнар. Җылы, матур көннәрне нәкъ менә шушы кошлар алып килә, алар килгәч, сабанга төшәргә дә мөмкин, дип, каргаларны изге кошка санаганнар. “Карга боткасы” йоласын үтәп, алар көзге муллыкны, ашлы киләчәкне юраганнар, бәйрәм ясап, күңелләрен күтәргәннәр.
Менә шушы борынгы бәйрәмебез югалмыйча, әлеге көндә дә яшәп килә, — дип сөйләп, тамашачыларга аның асылын аңлатты.
Концертта җирле мәктәп укучылары, авыл үзешчәннәре — Алия Ильясова, Руфия Яһүдина, Зилә Шәрәфетдиновалар чыгыш ясап, авылдашларын куандырдылар. Авылның данлыклы гармунчысы Миргазиян Садриевның гармунына кушылып, аның хәләл җефете Вәлимә ханым һәм сеңелесе Әминә Сәйфуллина да бик тә матур итеп җырладылар.
Матур җырлар тыңлап, биюләр карап ләззәтләнә торгач, ботканың да пешеп җитүе турында хәбәр килеп иреште, һәм без барыбыз да урамга чыктык.

Миргазиян һәм Вәлимә САДРИЕВЛАР чыгышы.
Дөрестән дә, учак өстенә асып куелган зур казаннан тирә-юньгә тәмле ботка исе таралган иде! Рәт-рәт тезелеп баскан самоварлардан пар бөркелә. Өстәлләр тулы сый-нигъмәт: кайнар коймак, бавырсак, кош теле, күңелең ни тели, барсы да бар. Шулар тирәли басып яңамансурлылар рәхәтләнеп кайнар ботка ашады, тәм-томнардан авыз итеп, чәй эчте.
Күңелләре күтәрелгән, бәйрәмнән канәгать калган халык авыл җирлеге башлыгы Ирек Миргазиян улы Газиевка, шушы бәйрәмне оештыручыларга, аш-суларны хәзерләүче социаль хезмәткәрләргә, Мәдәният йорты җитәкчесе Мөдәррис һәм Фәридә Фәхретдиновларга йөрәк түреннән чыккан рәхмәтләрен җиткерде.
- Авылыбызда менә шундый бәйрәмнәр үткәрү бездә матур бер традициягә әйләнде. Барыннан да бигрәк балаларыбыз ата-бабаларының йолаларын сакларга, хөрмәтләргә һәм дәвам итәргә, рухи кыйммәтләребезне югалтмыйча, киләчәк буынга тапшырырга икәнлеген аңлап үсәләр, - дип аңлатты безгә Ирек Миргазиян улы.
Бәйрәм төрледән-төрле уеннар, җыр-моң белән бик озак дәвам итте әле. Ә елга буенда үсеп утыручы тирәк башларыннан шушындый матур бәйрәм уздырганга кинәнгән кара каргалар да үзләренчә җыр сузды. Алар: “Кар, кар-р-р, киләсе елда тагын очрашасы бар, бар-р-р”, — дип каркылдашалар төсле тоелды миңа.
Нурсинә ХӘКИМОВА.
* * *
Вот уже второй год в селе Новое Мансуркино проводится давно забытый праздник предков «Карга боткасы» («Грачиная каша»). Это значит, что приближается весна и перелетные птицы возвращаются домой. В один из выходных дней в сельском Доме культуры собрался стар и млад. Участники художественной самодеятельности, в числе которых была молодежь и школьники представили интересную концертную программу.
После этого все отправились наружу на специальную площадку, оформленную в татарском национальном стиле. Здесь были и вышитые полотенца, и предметы старины и повседневного быта. В больших котлах варилась каша из всевозможных сортов крупы. Столы празднично накрыты, на них разные яства: блины, сладости, национальные блюда. Все угощались горячим душистым чаем из старинного медного самовара. Люди радовались яркому весеннему солнцу после долгой зимы, общались друг с другом, играли в различные спортивные игры, пели народные песни и даже пустились в пляс. Настроение было отличное. Потому и звучали неоднократно в адрес устроителей праздника – администрации поселения и работников культуры слова благодарности.
А в заключение старинного обычая на специально развешанные кормушки была разложена каша для прилетевших птиц. Нет сомнения, что они тоже остались довольны этим угощением. С пришедшей весной всех!
«Похвистневский вестник».
Просмотров: 1337