Мостяк инешенә карап язган шигырем
Кайтып киләм инеш буйларыннан,
Йомгак ясап гомер эземә.
Тез чүгәләп, кулларыма алып,
Чишмә суын сибәм битемә.
Бөтенесе нәкъ тә борынгыча,
Үтмәгән дә кебек бу гомер.
Күзем йомсам, балачакларыма
Канат кагып, кайтара күңел.
Яланаяк су сибешеп шунда,
Каз көтүе көтеп көн үтте.
Менә шунда элек басма иде,
Кер чайкарга кызлар гел төште.
Әнә, нечкә талың кочагында
Ай коенган суга текәлеп.
Күпме гайшык сөям, диеп, дәшкән
Санамыйм да, санап бетмәслек.
Онытыламы соң, көянтәләр элеп,
Сукмагыңнан төшү кич белән.
Күзләр белән күзләр очрашканда
Офык уты үпкәч битемнән.
Бар да истә, ләкин гомер үткән,
Судан карый миңа ят ханым.
Кайда соң син, элеккеге кызчык,
Дип, эндәшә кебек яшь чагым.
Ульян өлкәсе, Иске Кулатка районы, Иске Мостяк авылында туып-үскән, бүгенге көндә Самар шәһәрендә яшәүче Наилә ХӨСӘЕНОВА.
Просмотров: 1084