15-22 июль көннәрендә Болгар шәһәрендә IV Мөселман яшьләре форумы узачак. Аны Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте оештыра. Форумга Татарстан районнарыннан тыш, Башкортстан, Чуваш Республикасы, Киров өлкәсе, Ханты-Мансийск автоном округы, Удмуртия, Пенза, Чиләбе, Самара, Мәскәү, Саратов, Ульяновск, Подольск, Мари Эл, Свердловск һ.б. төбәкләрдән барлыгы 150 кеше киләчәк.
Мөселман яшьләре форумы Мөхәммәд Пәйгамбәргә багышланачак
IV Мөселман яшьләре форумы быел Мөхәммәд Пәйгамбәр (с.г.в) тормышына багышланачак. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы уздырган матбугат конференциясендә Татарстан мөфтие, республика мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Камил хәзрәт Сәмигуллин хәбәр итте.
15-22 июль көннәрендә Болгар шәһәрендә үткәрелә торган чарада 150 кеше катнашуы көтелә. Алар каршында Пәйгамбәрнең оныгы Габдрәхим Лакрим чыгыш ясаячак.
“Яшь булуына да карамастан, ул бик белемле. Яшьләр дә аны ярата, хөрмәт итә. Ул безгә дүртенче ел рәттән килә”, — диде республика мөселманнары Диния нәзарәтенең яшьләр бүлеге җитәкчесе Айгөл Биктимерова журналистлар белән очрашу барышында.
IV Мөселман яшьләре форумының программасы билгеле булды
IV Мөселман яшьләре форумының программасы билгеле булды. Аның белән “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы уздырган матбугат очрашуында республика мөселманнары Диния нәзарәтенең яшьләр бүлеге җитәкчесе Айгөл Биктимерова таныштырды.
“Узган ел белән чагыштырганда, безнең программа нигездә алышынмады. Ләкин быел форумыбыз бер темага багышыланачак”, — диде ул.
Форумның көн тәртибенә килгәндә, анда катнашучыларның иртәсе сәгать 6.30 да башлана. Аннан соң юыну, физик күнегүләр ясау каралган. 7.30 иртәнге аш ашау, шуннан соң исә факультатив, ягъни Коръән дәресләре үткәреләчәк. Сәгать 9.00 дә Мөхәммәд Пәйгамбәрнең тормыш юлына һәм шәхесенә багышланган дәрес башлана. Аны Пәйгамбәрнең оныгы Габдрәхим Лакрим үзе алып барачак. Бер сәгатьлек дәрестән соң кунак белән очрашу планлаштырыла. Форумда катнашучылар янына кунакка дин әһелләре, галимнәр килер дип көтелә. Очрашудан соң өйлә намазы укылачак. Шуннан соң төшке аш һәм ял вакыты. 14.00 дә тренинг һәм мастер-класслар, 17.00 дә ашап алу, аннан икенде намазын уку һәм кичке ашка кадәр уеннар үткәрү каралган. Кичке 9 тулганда ахшам намазы, намаздан соң кичке линейка һәм 22.30 да кичке чаралар башлана.
Мөселман яшьләре форумы яшьләрне кавыштырган
Мөселман яшьләре форумында танышкан яшьләрнең 8 пары никах укытып, гаилә корган. Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең яшьләр бүлеге җитәкчесе Айгөл Биктимерова “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы уздырган матбугат конференциясендә шул хакта белдерде.
“Форумның беренче елында Кырымнан яшьләр катнашкан иде. Безгә килгәнче алар бер-берсен белмәгән дә. Биредә танышып, үзләренә кайткач никах укытып, гаилә корганнар”, — диде ул.
Айгөл Биктимерова сүзләренчә, Мөселман яшьләре форумында гаиләләре белән катнашучылар да бар.
Мөселман яшьләре форумында ислам кануннарын тулысынча үтәмәгән мөселманнар да катнаша
Мөселман яшьләре форумында ислам кануннарын тулысынча үтәмәгән мөселманнар, рус телле мөселманнар да катнаша ала. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы уздырган матбугат конференциясендә билгеле булды.
Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең яшьләр бүлеге җитәкчесе Айгөл Биктимерова сүзләренчә, форум күбрәк рус телендә барачак. Әмма чараның соңгы көнен татар теленә багышларга һәм катнашучы 150 кешегә татар теле нигезләре хакында мәгълүмат бирергә ниятлиләр.
“Шәригать кушканча яшәми торган яшьләребез дә форумда катнаша ала. Ул биш вакыт намаз укымаска, яулык бәйләп йөрмәскә мөмкин. Бары тик гаиләдә ниндидер традицияләрне саклаган, исламның нәрсә икәнен белгән яшьләр килә, барысы белән бергә намазга йөри”, — диде Айгөл Биктимерова.
Сүз уңаеннан, форумда катнашу — бушлай. Чит төбәкләрдән килүчеләр генә юл чыгымнарын үзләре каплый.
Просмотров: 973