Камышлы районының Иске Ярмәк авылында “Урам концертлары” фестивале башланды. Аның кысаларында авылның Тегермән, Котылдык (Биш мунча), Юкәле Тау (Котлы) һәм Ачы дип аталган дүрт очында яшәүчеләр концерт программалары әзерләп, тамашачыларга күрсәтәләр.
Инде ничә еллар Иске Ярмәк авылында урам концертлары гөрләп уза. Менә быел да беренче урам тамашасын Хатын-кызлар бәйрәменә — 8 мартка туры китереп, фестивалебезне башлап җибәрдек. Читать полностью