Иске Ярмәк авылында “Урам концертлары” фестивале башланды

HGY3R8-aYpg1

Камышлы районы­ның Иске Ярмәк авылында “Урам концертлары” фестивале башланды. Аның кысаларында авылның Тегермән, Котылдык (Биш мунча), Юкәле Тау (Котлы) һәм Ачы дип аталган дүрт очында яшәүчеләр концерт программалары әзерләп, тамашачыларга күрсәтәләр.

Инде ничә еллар Иске Ярмәк авылында урам концертлары гөрләп уза. Менә быел да беренче урам тамашасын Хатын-кызлар бәйрәменә — 8 мартка туры китереп, фестивалебезне башлап җибәрдек.

Урам концертының әһәмияте шунда: таланты булган һәрбер кеше, элек сәхнәгә менәргә оялса да, бу тамашада башка урамнардан артта калмас өчен көрәшә. Репетицияләр башлану белән алар мәдәният йортына агылалар. Кырмыска оясында кебек 30-40лап кеше әзерләнә: фойеда биюләр өйрәтәләр, сәхнәдә җырларны кабатлыйлар, бүлмәләрдә скетчлар әзерлиләр.

Артистларыбызның һәрберсенең йортлары, маллары, эшләре, балалары бар, шуңа да карамастан алар 15 көн рәттән өчәр сәгать репетиция ясадылар. Алар арыганнардыр да, әмма ләкин шушы мәдәният йортына килеп, чәйләр эчеп, бер гаилә булып, дуслашып, туганнашып бетәләр.

6 мартка билгеләнгән тамашага билетлар бик тиз таралып беткәч, 7 мартта да концертны кабатлап күрсәтергә уйладык. Артистларыбызның һәрберсенә аерым рәхмәтләр әйтәбез, алар барысы да зур мактауларга лаек. Беренче мәртәбә сәхнәгә менгәннәре дә югалып калмадылар, афәрин аларга.

Авыл җирлеге башлыгы Шәйхетдинов Минсәет Низаметдин улы залда утыручы барлык хатын-кызларны бәйрәм белән тәбрик итте.

Без -  мәдәният хезмәткәрләре - шуны әйтәсебез килә: әгәр дә һәваскар артистларыбыз, тамашачыларыбыз булмаса, без бу тамашаны оештыра алмас идек.

«Шушындый бәйрәмнәр ешрак булсын. Артистларыбыз күбрәк булсын», — дип Зәйтүнә апа Әхмәтгалиева да концерттан соң үзенең теләкләрен теләде.

Бик зур рәхмәтләребезне иганәчеләребезгә (Йосыпов Фәһим Хәниф улына һәм Әхмәдиев Госман Гомәр улына) әйтәсебез килә. Тагын бик олы  рәхмәтебез Вагыйзова Гөлчәчәк Сөләйман кызына, ул безнең биюче кызларыбызга бик матур калфаклар тегеп бирде.

Хатын-кызларыбызга чәчәк бүләк итү дә аларның күңелләрен тагын да күтәреп җибәрде.

Эстафетаны икенче урамның артисларына тапшырабыз һәм аларны мәдәният йортына көтеп
калабыз.


HGY3R8-aYpg1o5sJopW8RV41

i (3)1 i (1)1 i (2)1 i1

Иске Ярмәк авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре.

Камышлы районы.

Просмотров: 1107

2 комментариев

  1. ТНВ-га заявка бирегез яйрмәклеләр —күрсәтсеннәр— бөтен илгә таралса бу искиткеч яхшы чара—татар булып тагын 1000ел шатланып яшәрбез.

  2. Молодцы Шэп булды концерт