«Гаилә» мәчете нигезендә васыятьләр язуга һәм шәҗәрә төзүгә багышланган бәйге уздырыла.
Казанның «Гаилә» мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин кешенең ничә яшендә васыятьнамә язрга тиешлеге турында әйтте. Бу хакта мәчеттә оештырыла торган бәйгеләргә багышланган матбугат конференциясендә хәбәр ителде.