Казанда Җомга намазына мәчетләргә мөэмин мөселманнар бик күп җыела, әлһәмдүлиллә. Кайвакыт кеше күп булу сәбәпле фарыз намазны бер сафка тезелеп укырга мөмкинлек тә булмый. Шундый күренешне күзәткән бар: кардәшләр фарызны баскычта укыды. Баскычның бер адымында – бер кеше.
Болай укыган намаз кабул буламы? Мәсьәләгә ачыклык кертер өчен “Матбугат.ру” хәбәрчесе Казанның “Сәлах” мәчете имам-хатыйбы Тимергали хәзрәт Юлдашевка мөрәҗәгать итте.