Өлкә универсаль фәнни китапханәсендә «Гаилә — бердәмләшү ноктасы» дип аталган этноконфессиональ фәнни-гамәли конференция узды
Билгеле булганча, бу ел Россиядә Гаилә елы дип игълан ителгән иде. Шул темага Самара өлкәсендә конференция уздыру турында сүз күптән барды. “Берләшү” гаиләләргә ярдәм итү үзәге җитәкчесе Дилфүзә Асанова үҗәтлеге һәм тырышлыгы, татар җәмәгатьчелеге һәм өлкә хөкүмәте ярдәме белән чараны уздыру мөмкин булды: өлкә мөселманнарының төбәк Диния нәзарәте, рус православ чиркәве епархиясе, “Яһүдлар общинасы”, “Төбәк яшьләре ассоциациясе” җитәкчеләре һәм әгъзалары, ниһаять, бергә җыелып, тотрыклы җәмгыять һәм традицион гаилә кыйммәтләрен ныгытуга юнәлтелгән чара уздырдылар. Конференцияне ачу өлешендә мөфти Талип хәзрәт Яруллин, православ семинария ректоры Максим Кокорев, баш раввин Александр Гольденгерш чыгыш ясадылар. Читать полностью