
Рәфгать Әһлиуллин (сулдан уңга), Вазыйх Мөхәммәтшин, Разия Әюпова, Раушания Ситдыйкова очрашу вакытында.
Вазыйх Гата улы Мөхәммәтшин Самара өлкәсендә генә түгел, Татарстанда да, Россиянең башка төбәкләрендә дә билгеле шәхес. Төзелештә гади балта остасы буларак эшли башлап, “Прогресс–В” дип аталган зур төзү компаниясе президенты дәрәҗәсенә күтәрелгән һәм 56 елдан артык гомерен яраткан һөнәренә биргән бу талантлы җитәкче тырыш хезмәте өчен күп дәүләт бүләкләре белән бүләкләнгән. Россиянең атказанган төзүчесенең күкрәген “Мактау билгесе”, “Дуслык” орденнары, өлкә губернаторының “Самара өлкәсе алдында казанышлары өчен”, “Самара өлкәсе җире иминлегенә хезмәте өчен” күкрәк билгеләре бизи. Ә төрледән–төрле медальләрен санап та бетерерлек түгел. Читать полностью →