Яңа ел сәгате! Ул безне чиксез киләчәк белән тоташтыручы бер мизгел. Бер уйласаң, Иске ел киченнән Яңа ел таңына бер адым. Һәм менә шул бер адымда — әйтеп бетергесез өметләр белән тулы киләчәк.
Безнең Дәүләткол авылында уңган-булган, сәнгатькә, җыр-моңга гашыйк кешеләр яши. Аннан без бердәм һәм бергә дә. Кечкенә генә авылда яшәсәк тә, эшне дә бер-беребезгә ярдәмләшеп эшлибез, ял да итә беләбез. Менә Яңа елны да бергә-бергә, шау-гөр килеп каршы алдык. 31 декабрь кичендә авылның яше-карты клубка бәйрәм кичәсенә — Бал-маскарадка жыйналды. Читать полностью