Әй, Яңа ел, Яңа ел!
Әйләндерә җир шарын.
Әй, Яңа ел, Яңа ел!
Килеп тор син ел саен.
Җирне ак кар бураннарга төреп, ак өметләр белән тагын Яңа ел килде. Үтеп баручы һәм киләсе елны аерып торучы тылсымлы бер төн бар. Аны без шатланып, горурланып, ниндидер өметләр белән дә көтеп алабыз. Яңа елны ничек каршыласаң, елың шулай узар, диләр бит…
Менә без дә Яңа Ярмәк авылы клубында Яңа елны каршы алу кичәсе оештырдык. 31 декабрь кичендә авылның яше-карты һәм кайткан кунаклар — бар да клубта иделәр. Ике сәгатьтән артык барган концерт программасын халык ләззәтләнеп карады, артистларның чыгышларын алкышларга күмде. Читать полностью