Әй, туган як, туган як,
Бәхетле үтте балачак.
Балачак алдан бара,
Ә картлык арттан чаба.
Торган җирләр ямьле булса да, сагынуларга чара калмагач, елына бер туган якларга кайтабыз. Быел да кайттык. Иң беренче эш итеп газиз кешелеребезнең соңгы йортына менәбез. Зират караулы, тәртиптә, чиста һәм тыныч. Зират тавыннан авылны карыйбыз: авыл елдан-ел зурая, матурлана бара, кырда иген басулары сузылып ята. Аллаһыга шөкер, яши әле Чулпаныбыз. Читать полностью