Ир-егеткәй белән, әй, ат башы…
Кайда булмас кабере — ак ташы?!
…Кайда, кемнең икән — безнең өчен
Чәчәк булып сибелер пакь яше?
Бу юллар — үзем өчен бик кадерле булган «Шагыйрь Зыя Ярмәки каберендә» исемле шигыремнән. Мин аны 1969 елның январенда Үзбәкстанның Маргилан шәһәрендә язган идем. Әйе, язмыш кушып, нәкъ менә шушы шәһәрдә яшәүче «мөһаҗирләр» гаиләсе белән туганлашкач, шушында ук улым Салават та тугач, мин анда беркадәр вакыт «миһман»-кунак булган идем. Безнең Идел-Урал киңлекләренә ияләшкән күзгә шактый ят чуар Урта Азия мохитен күреп, тамаша итеп, шәһәрне карап йөргәндә, шундагы “Хужагөз” зиратына да кергән идек. Бездәгегә һич охшамаган таш төрбәле каберләр… Кинәт шуларның берсе янында тукталып калганмын. Кабер ташындагы язуы җәлеп итте: «Зыя Шәйхи улы Насыйров (Зыя Ярмәки). 21.01.1897 — 26.11.1965 еллар»… Әллә нишләп киттем. Болай да моңсуланып йөргән (читтә бит. Казанан еракта!) күңелемә әллә нинди уйлар килде. Ирләр язмышы, шагыйрьләр, татар халкы язмышы турында уйлар… Читать полностью →