“Ак каен” ансамбле чыгышы иң күп тамашачының игътибарын җәлеп итте
Быел “Түгәрәк уен” татар фольклор фестивале Казанда Бөтендөнья татар конгрессының VI корылтае кысаларында узды. Чарада Татарстаннан 22 коллектив, Россиянең төрле регионнарыннан — Омск, Төмән, Свердлау, Пермь, Удмуртия, Мордовия, Ульян, Башкортостан, Марий Эл, Чувашстан, Әстерхан, Самара, Пенза, Киров, Түбән Новгород, Чиләбе якларыннан 30дан артык төркем катнашты. Фестивальгә беренче тапкыр чит илдән үзешчән артистлар да килгән иде. Читать полностью