Фестивальнең тематикасын бозу күпләргә ошамады.
620 ел элек хәзерге Красный Яр районында, Кондырча белән Сок елгалары кушылган урында, Алтын Урда империясе башлыгы Тохтамыш һәм Самарканд әмире булган Тамерлан гаскәрләре арасында бик каты сугыш-кырылыш булган диләр. XIII гасыр ахырында, Алтын Урда гаскәрләре Идел буйларын басып алганнан соң, бу җирләрдә Самарканд әмире Тамерлан билгеләп куйган Тохтамыш хөкем итә башлый. Ул 1380 елда Куликово кырында Мамай ханны җиңеп, Мәскәүне дә яулап ала һәм талап яндыра, Дон һәм Кавказны буйсындыра һәм шулай монгол-татар дәүләтенең тулы хокуклы хөкемдары булып китә. Тора-бара ул, борынын чөеп, әмир белән дуслыгын онытып җибәрә һәм Урта Азиядәге җирләргә дә дәгъва итә башлый. Шуның аркасында болар тәмам дошманлашып, 1391 елда Тамерлан гаскәре Урта Иделгә яу белән килә. Тохтамыш өчен бу көтелмәгән хәл була. 50 — 80 мең кешедән торган гаскәр алып килгән Тамерлан белән Тохтамышның ике тапкырга ишлерәк гаскәре хәзерге Курумоч аэропорты урнашкан өстәл кебек тигез яу кырында очраша. Читать полностью →