
Тарихчы Шамил Галимов (сулдан уңга), мөфти Талип хәзрәт Яруллин, консул Турхан Дилмач, мәхәллә рәисе Усман Илингин, имам Наил хәзрәт Биктаев һәм вице-консул Нуретдин Кая.
27 мартта Төркиянең Казандагы илчелеге консулы Турхан Дилмач Самара делегациясен кабул итте.
Беренче Бөтендөнья сугышы вакытында әсирлеккә төшкән төрек сугышчыларының Самара зиратларында күмелүе турында документлар әле 2013 елда ук табылган иде. Идел-Урал якларындагы хәрби әсирләр лагерьларына баручы эшелоннарда йогышлы тиф авыруы тарала һәм әсирләрнең күбесе вафат була. Беренче булып бу документларга Сызран мөхтәсибе Илгизәр хәзрәт Сәгъдиев һәм Самара Җәмигъ мәчете имамы Иршат хәзрәт Сафин тап була. Аларның тәкъдиме буенча бу эш белән тарихчы Шамил Галимов шөгыльләнә башлый. Архивтан табылган документларга караганда, Самара ягында мөселман динендәге 1127 төрек әсире җирләнгән. Ә христиан динендәге грек, әрмән, ассирия кешеләрен чиркәү документларында теркәп, Сызран зиратында һәм башка урыннарда күмәләр. Ә менә мөселманнарны теркәү өчен Сызранда мәчет булмый һәм аларның кайда күмелүен эзләп табуы зур кыенлык тудыра. Читать полностью