
Башкорт милләтеннән булган дин кардәшләребез Мәүлид аена багышланган мәҗлестә.
Башкорт милләтеннән булган дин кардәшләребез Пәйгамбәребез (с.г.в.)нең туган аен Самараның Җәмигъ мәчетендә зур мәҗлес белән билгеләп үттеләр.
Чарага Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте казые, мөфти Вагыйз хәзрәт Яруллин, өлкә мөселманнарының региональ Диния нәзарәте рәисе, мөфти Талип хәзрәт Яруллин, Җәмигъ мәчете имам-хатыйбы Габделәхәт хәзрәт Мингачев һәм Самараның Тарихи мәчете имамы Наил хәзрәт Биктаев чакырылган иде. Алар кунакларга Пәйгамбәребез (с.г.в.)нең гүзәл холкы, аның җир йөзендәге барлык тере җаннар өчен, кешеләрне караңгылыктан коткару, аларның әхлакларын камилләштерү өчен җибәрелүе турында сөйләделәр, Коръән сүрәләре укыдылар. Читать полностью →