Исәнмесез, кадерле “Бердәмлек” газетасы хезмәткәрләре! Сезгә кайнар сәламнәр белән хат язучы Динура апагыз Вәлиева-Фәйрузова булам. Мин үзем тумышым белән Башкортостаннан. 1982 елдан бирле Самара өлкәсендә, хәзерге вакытта Зеленовка авылында яшим. Пенсиягә дә чыктым инде. Буш вакытларымда китаплар укырга яратам.
“Бердәмлек”не әле беренче ел гына өемә алдыра башладым. Күңелемә бик хуш килде сезнең бу газетагыз. Аның аша ил, өлкә яңалыкларын да беләсең, татарлар тормышы турында да күп мәгълүмат аласың. Сезгә алдагы көннәрдә дә уңышлар гына телим.
Күнелемдә туган уйлар кайчакта йөрәккә сыеша алмый башласалар, кулыма каләм алам да нәрсә булса язарга керешәм. Быел язын татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның 130 еллыгын билгеләп үттек бит. Шул уңайдан мин дә үз уй-фикерләремне язган идем, берничәсен сезгә дә җибәрәм. Укып карагыз әле. Минем чын күңелдән чыккан сүзләрем, бәлки, кемгә дә булса кызыклы булыр. Читать полностью