Кем куллары өйне, җирне ямьли,
Игелеген үлчәп бетергесез?
Ул, әлбәттә, яшәү чыганагы,
Тормыш яме — әнкәй, хатын-кыз!
25 ноябрьдә Чулпан авылы клубында Әниләр көненә багышланган кичә үткәрелде. Залда утыручы хөрмәтле хатын-кызларны бәйрәм белән кайнар котлап, алып баручы Алсу Сәфиуллина кичәне башлап җибәрде. Программабыз бик үзенчәлекле — «ТНВ» каналында күрсәтелә торган «Сиңа миннән сәлам» дигән тапшыру рәвешендә төзелгән иде. Читать полностью