
Лилия ханым Канюкаева кызлары (сулдан уңга) Әминә, Әдилә һәм улы Солтан белән.
Фәхретдин Бәдретдин улы Канюкаевны өлкәбездә һәм илебездә татар халкы арасында белмәүчеләр аздыр, мөгаен. Ул үзенең күп төбәкләрдә таралган “Алия” аптекалар челтәре җитәкчесе, Бөтендөнья татарлары конгрессы башкарма комитетының бюро әгъзасы булуы белән дә билгеле. Самара региональ “Дуслык” иҗади-иҗтимагый оешмасы президенты буларак та Фәхретдин әфәнде милләтебез өчен күп изге гамәлләр башкарып килә. Өлкәбездә бер генә чараның да аның матди ярдәменнән башка үткәрелгәне юк.
Ә менә Фәхретдин әфәнденең күпбалалы зур гаилә башлыгы булуын һәм бу елның маенда, үзенең 50 яшьлеген билгеләп үткән көннәрдә, дүрт кызы янына хатыны Лилия ханымның сөекле иренә бер малай да бүләк итүен күпләр белмиләрдер әле. Читать полностью →