Мин туган тиешле бер абыемның сөйләп көлдергән мәзәген сезгә дә язарга булдым әле.
Сугыштан соң авыл кешелере ак май, йомырка, каймак, сөт, катык сатарга Куйбышев шәһәренә йөргәннәр. Бу абый да алып барган әйберләрен базарда саткан да акчасына ярты капчык тары ярмасы, вак-төяк кирәк-яракларын алып, вокзалга килгән. Хәерчелектән аякларында икесе дә бер аякка кия торган резин итекләр икән. Билет алган да эскәмиядә поезд килгәнен көтеп утыра, ди. Бар кеше да үткәндә аңа карап, көлеп үтәләр икән. Нигә көләләр болар, дип аптырап, тирә-ягына караса: ике аягының да бер якка карап торуын күреп ала. Менә нәрсәдән көләләр икән кешеләр, дип, ул аякларын берсе өстенә берсен чалып, тигезләп куйган: Читать полностью