Быел Камышлы районы мәктәпләренең беренче сыйныфларына 106 бала укырга килде. Район үзәге мәктәбендә 62 баладан торган өч сыйныф тупланды, чыгарылыш сыйныфта 31 укучы белем алачак.
Күбәләкле җәй! Ничек озак көтәсең аны! Әллә кайларга барырга, укытучыларның кушкан зур исемлектәге китапларны укып чыгарга, тагын бик күп эшләр эшләргә планлаштырасың. Ә ул, Такташның яшьлеккә карата сүзләрендәгечә, “кичен чәчәк аткан була, ә таңында инде коела”. Кайчан гына әле соңгы кыңгырау шатлыклы авазы белән җәйге каникуллар җитүен хәбәр иткән иде, күз ачып йомганчы, инде яңа уку елы да килеп җиткән. Озак аерылып торганнан соң күрешкән классташларның, дусларның сөйләшер сүзләре, бүлешер серләре күп җыелгандыр. Читать полностью