Авылга кайтабыз ашкынып,
Туган туфрак тарта күрәмсең.
Авылның газиз, гүзәл икәнлеген
Чит җирләрдә бигрәк сизәсең.
Боргаланып аккан Сок елгасы буена урнашкан безнең Яңа һәм Иске Ярмәк авыллары. Аръяк һәм Юкәле таулар аларга ямьнәр бирәләр. Барлык табигать яшеллеккә күмелгән вакытта туган ягыбызда шаулап-гөрләп Сабан туйлары үткәрелә. Шушы бәйрәмнәргә җыелган туганнар-сыйныфташлар белән очрашканнан соң күңелләр күтәрелеп, ваемсыз балачакка, гүзәл яшьлеккә кайтып килгәндәй буласың! Нәкъ шундый күңелле, һәркем өчен кадерле мәктәп елларын искә алыр өчен 40 ел элек Иске Ярмәк авылы урта мәктәбен тәмамлаучылар арасында очрашу оештырдык. Читать полностью