5 июльдә өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте активисты Мәрбия ханым Сафинага – 55 яшь тула.
“Чын матурлык — ул тышкы кыяфәт белән эчке матурлыкның тәңгәллеге”, — диләр халыкта. Милләттәшебез Мәрбия апа Сафинага карап бу сүзләрнең хак булуына тагын бер кат инанасың. Аның башында мөселманча матур итеп бәйләгән яулык, йөзендә — һәрчак серле елмаю, ә күңелендә бары изгелек. Мәрбия ханым белән аралашканда аның балаларча ачык, киң күңелле булуына хәйран каласың. Чишмә кебек тынгысыз, йөгерек уй-фикерле булуы, үзе артыннан башкаларны да ияртә алуы белән сокландыра ул. Читать полностью