
Радик Газизов, Руфия Кутляева, Әлфия Шәрифуллина, Регина Газизова һәм Рәшит Саттаров (сулдан уңга).
Ниһаять, Бердәм дәүләт имтиханнары да артта калды. 21 июньдә, Самараның “Заря” мәдәният сараенда Совет районының иң яхшы укучыларын һәм аларның остазларын бүләкләү тантанасы узды. Алар арасында безгә, Самараның “Яктылык” татар мәктәбе укучылары Руфия Кутляевага, Регина Газизовага һәм Әлфия Шәрифуллинага да катнашырга насыйп булды.
Мәдәният сараена чын “йолдызлар” кебек, кызыл келәмнән үттек. “Бердәм Россия” баннеры янында шәһәр Думасы депутаты Вера Попова, Губерна Думасы депутаты Александр Живайкин һәм Россия Герое исеменә лаек булган Игорь Станкевич белән фотога төшү дә истәлекле вакыйга булды. Читать полностью →