Туган көнендә язылган бу хатирәләр әниебезнең рухына дога булып ирешеп, рухын яктыртса иде.
Каләмем туктап калды… Менә ул ак юлга текәлеп тора… Юк, сүз юклыктан түгел, уйлар әллә кайларга, еракларга китә. Тел буынсыз, уй төпсез, дигәндәй, уйлар хатирәләр кочагында бөтерелә…
Камышлы районының ямьле Йолдыз авылында яшәүче биш балалы гаиләдә икенче бала булып дөньяга бер кыз аваз сала. Рәхимҗан бабай белән Галимә әби аңа яратып, кыйммәтле асылташ исеме бирәләр — Зөбәрҗәт дип кушалар. Ул вакыттагы авырлыклар кызчыкны урап узмый. «Адәм баласы дөньяга сынау өчен яратыла», - дия идең син. Кеше үз гомерендә купме борылмалы юллар үтә, шатлык-сөенеч, борчу-сагыш тулы мизгелләр кичерә шул. Читать полностью