Олыгайган саен узган гомерләр искә төшә дә, әби-бабаларыңны, әти-әниләреңне барлый башлыйсың. Һәр куакның тамыры булгандай, адәм баласының нәсел җепләре дә әби-бабайларыбызга барып тоташа. Гаҗәеп хәлләргә тап буласың икән тормыш дигән дәрйада.
Бабаем үлгән елны мин туганмын. Ләкин дә әниемнең әнисен — әбине күрү бәхетенә ирештем. Беренче дини мәгълүматны нәкъ менә әбием авызыннан ишеттем. Ул динебез Ислам турында бала аңларлык телдә гади генә төшендерә белә иде. Чамасын да югалтмады. Әз-әзләп сеңдерде.