Бу язманы үзегез укып, кызларыгызга һәм улларыгызга укытыгыз, авыл муллаларына ирештерегез.
«Бер-берсен сөйгән егет белән кыз өчен иң хәерлесе ул – никах».
Мөхәммәд Пәйгамбәр (с.г.в.).
Соңгы елларда миңа күп районнарда булырга һәм күп кенә яшьләрне никах белән кавыштырырга туры килде. Никахтан соң кешеләр: «Хәзрәт, болай укыган никахта булган юк иде әле», – дип рәхмәтләрен әйттеләр. Чөнки мин, гадәттәгечә, никахның бөтен шартлары, мөһимлеге һәм абруе турында тәфсилләп сөйләгәннән соң гына яшьләргә никах укыйм. Кешеләр тыңлагач, никахның нинди мөһим әйбер икәнен аңлап, аларның гаилә тормышына карашлары үзгәрә, хәтта мәҗлестә булган олы яшьтәге кешеләр дә: «Моңарчы белми яшәгәнбез икән», – дип әйтеп куйгалыйлар. Шулай ук катнаш никахтан туган балалар күп очрый башлады. Ислам динендә булмаган ирләргә кияүгә чыккан татар кызлары бигрәк артып китте. Шул сәбәпле, халкыбызга никахның нәрсә икәнен һәм нинди шартлары бар икәнен җиткерергә булдым. Читать полностью →