Җитәкчеләрнең тырышлыгы белән Иске Усманда мәдәният йорты сакланып калган.
Камышлы районының Иске Усман авылы кышкы матурлыкка төренгән. Һава бераз салкынча. Ә авыл мәдәният йортында яңа ел кичәсенә әзерлек бара иде. Биредәге матур җыр-моң тирә-юньдә бәйрәм мохиты тудыра. Фольклор ансамбль җитәкчесе Фидания Әхсән кызы Нуретдинова да биредә булып чыкты. Без хәл-әхвәл сорашкач, аның белән сөйләшеп киттек.
- Фидания ханым, cезнең гомер буе авыл мәктәбендә укучыларга татар теленнән белем бирүегез беркемгә дә сер түгел. Әйтегез әле, хәзер менә сәнгать җитәкчесе булып эшләве авыр түгелме?
- Әйе шул, авылыбыздагы мәктәп башлангыч итеп кенә калдырылгач, без, татар теле укытучылары, эшсез калдык. Һәм мин шушы фольклор ансамбле җитәкчесе эшенә алынырга булдым. “Авыр тү¬гелме соң?” — дип соравыгызга: “Әлбәттә, хезмәт юлымны мәктәптә дәвам итә алмагач, бераз уңайсызрак булды”, — дияр идем. Ә шулай да, мин шушы ике эш арасында әллә ни зур аерма күрмим, чөнки монда бер максат-тәрбия максаты тора. Аннан соң татар теле укытучысы булгач, әдәбият белән сәнгатьнең дә янәшә булуы аңлашыла, өстәвенә мин кешеләр белән эшләргә гадәтләнгән. Укучы балалар Яңа Усман мәктәбендә укуларыннан кайткач, мин алар белән рәсем, вокал, бию түгәрәкләре үткәрәм.
- Эшегездә проблемалар юкмы?
- Мин төрле рәсми кәгазьләр хәзерли башладым. Чөнки яңа ел башында биредә үзгә¬решләр көтелә. Кызганычка, баштан мәктәпләр опти¬маль¬ләштерелсә, хәзер мәдә¬ният йортын да бу нәрсә читләтеп үтми. Үзгәрешләр буласын белгәч, мәдәният йорты җитәкчесе булып эшләгән Зөлфия Хисаметдинова социаль үзәккә эшкә китеп барды, аңардан соң мин директор, клуб, сәнгать җитәкчесе эшләрен алып барган булсам, хәзер сәнгать һәм клуб җитәкчесе булып кына калачакмын. Ә райондагы барлык авыллардагы мәдәният йортлары директоры һәм бухгалтеры Камышлыда булачак. Гомумән, районыбызда өч мәдәният йорты гына калырга тиеш булган икән. Әйтергә кирәк, заманча ясалган биналар ябылып, бәйрәм концертларын районнан килгән күчмә сәнгать хезмәткәрләре генә үткәрергә тиеш, дип табылган. Житәкчеләребез тырышлыгы белән авыл клублары сакланып, биредә бары тик бер хезмәткәр генә калдырылды.
- Авыл кешеләре бәйрәмнәрдә теләп катнашамы соң?
- Безнең гармунчыларыбыз арасында олы буын кешеләре дә бар. Мәсәлән, Мөкатдәс Нуретдинов, Дәрҗеман Салихов, Әсфир Нуретдиновлар бик теләп киләләр. Мәгърифә Гыйльфанова — биюче, җырчы. Өстәвенә ул түгәрәкләр старостасы буларак, һәрчак миңа ярдәм дә итә. Эльмира Мөнирова, Рәмия Надиршина, Әфидә Шатдинова, Венера Сад¬риева, Мәдинә Шәмсуллина, Лилия Фәрхетдиновалар шулай ук бик шәп артистлар. Ә яшьләребез арасында Рамилә Надиршина, Ләйсән Сафина һәм башкалар да бар. Бәйрәмнәрдә мин үзем дә гаиләм — ирем Марат, улым Ленар белән бик теләп катнашабыз.
- Тагын ниләр эшлисез?
- Районда һәм өлкәбездә үткәрелгән чараларда актив катнашабыз. Камышлыда үткәрелгән икенче регионара “Уйнагыз, Гали гармуннары” дип аталган фестивальдә катнашып, икенче урын яуладык. Гали авылында үткәрелгән “Халкым минем” фестивалендә дә призлы урын алуга ирештек. Аннан соң районда үткәрелгән “Авылым чибәре” конкурсында да безнең кызыбызны диплом белән бүләкләделәр.
- Спектакльләр куярга теләгегез юкмы соң?
- Андый теләгебез бар да бит. Хатын-кызларыбыз теләсә нинди рольне башкарырга да әзерләр, тик менә ирләребез генә моңа бик атлыгып тормыйлар. Сәхнәдә спектакльләр күрсәтә алсак, тамашачыларыбыз саны да артыр иде, — дип сүзен төгәлләде Фидания Әхсән кызы.
Аның белән булган әңгәмәдән соң, башымда төрле уйлар бөтерелде. Бу тормышта бөтен авырлык авыл кешесе җилкәсенә төшә. Ярый әле җитәкчеләр тырышлыгы белән авыл мәдәният йорты сакланып калган. Тик кайчанга кадәр? Оптимальләштерү дигән булып, кайбер татар авылларында мәктәпләр ябылуы дәвам итсә, тора-бара мәдәният йортлары да ябылып куйса, кешеләргә нинди ямь кала инде биредә яшәргә? Ә шәһәрләрдәге мәктәп-клублар саны, киресенчә, арта гына бара. Минемчә, җир эшкәртеп, бихисап авырлык белән икмәк үстереп, шәһәр халкын туендыручы авыл кешесенә хөрмәт артып, аны яшәү шатлыгыннан мәхрүм итмичә, бөтен уңайлыклар тудырылса, ул тагын да тырышып эшләр, киләчәккә зур өмет белән карар иде. Ләкин моны онытмаска гына кирәк.
Нурсинә ХӘКИМОВА.
Иске Усман авылы,
Камышлы районы.
«Бердәмлек».
* * *
Во времена инновационных технологий трудно привлечь людей к культурно-массовым мероприятиям. Неохотно ходят люди среднего и пожилого возраста в клубы, как бы тепло, уютно и весело там ни было. Дома тоже неплохо, когда у всех телевизоры, а общение заменяют компьютеры. Но есть ещё порох в пороховницах, не стареют душой люди, которые активно сотрудничают с клубом, воодушевляют, подсказывают идеи.
Постоянные участники всех мероприятий Надершина Рамия и Мунирова Эльмира работают в отделении социальной реабилитации села Старое Усманово. О них хорошо отзываются наши ветераны за ответственность и доброту, их любят зрители, когда они выступают на сцене. Это про них: если человек талантлив, то талантлив во всём. Они и танцуют, и поют. А в новогодний праздник танцами и песнями не обойдёшься. Поэтому в программу включили множество интересных сценок, в которых мастерски изображали своих героев Рамия и Эльтира. Они так вошли в роль, что потянули и других. К примеру, Фархутдинову Лилию, которая, буквально, заразилась сценой. Было приятно, что наряду с ветеранами сцены участвовала на празднике и молодёжь. Если самому старшему было 75 лет, то самому маленькому едва исполнился год.
Раньше на сцене задорные пляски исполняли Хуббатова Гулия и Нурутдинова Фидания. Теперь современно, воодушевлённо танцуют их дети: братья Шайхутдиновы Фанис и Нафис, Сафина Ляйсан. Новыми номерами порадовали Линар и Гузелъ Нурутдиновы. На примере Рамии Надершиной на сцену вышли ее дочь Рамиля и племянница Ляйла.
Как на большой сцене, у каждого артиста свой зритель. Кого-то пленяют сценки и танцы, кого-то берут за душу народные песни в исполнении Нуретдинова Мукатдаса. Не могут не воодушевить гостей мелодии гармони Нуретдинова Мукатдаса и Салихова Дарземана. И любой праздник, как и принято, заканчивается отличным настроением и татарскими плясками в исполнении Гиль-фановой Магрифы и Нуретдиновой Гульсины, к которым присоединяются и все зрители.
Пусть новогоднее настроение продлится надолго, ведь чувствовать себя здоровее, жить и строить, двигаться вперёд и помогают праздники.
Ф.А. Нурутдинова, заведующая СДК.
«Камышлинские известия».
Просмотров: 1375