Бу хәл үткән гасырның 32-33нче елларында, бер татар авылында була. Ул вакытта кызлар егетләр белән сөйләшергә дә батырчылык итмәгәннәр. Кияүне әти-әниләре эзләгән яисә алар кияүгә димләп чыкканнар.
Авылның иң чибәр кызларының берсе – Гискамалны да мондый язмыш урап узмаган. Озын толымлы, зифа буйлы чибәр кызга тирә-якта усаллыгы белән дан тоткан авылдашы Хөснетдин күз төшерә. Гискамалның әти-әнисе моны ишеткәч: “Егет бик тә усал, андый-мондый хәл килеп чыкмагае”, — дип тизрәк кызларына хәллерәк гаиләдән кияү эзли башлый. Читать полностью