
Әхмәт Язит улы Зарипов Латыйп Шәкүров белән бергә (уңнан сулга)
1923 елда Куйбышев (хәзер Самара) өлкәсе Похвистнево районының Гали авылында бай мулла гаиләсендә Язит Зарипов агай һәм Гыйльмесафа апаны сөендереп, ике игезәк малай якты дөньяга аваз сала. Аларга Әхмәт һәм Мәҗит дип исем кушалар. Беренчесе кечкенәдән уку-язуга бик тә талантлы була — 4 яшендә үк гарәпчә һәм фарсыча укый-яза башлый.
Ләкин бу шатлык күпкә бармый. 1928 – 1932 елларда аларның гаиләсен 3 мәртәбә талыйлар һәм кулак исемен тагып, Язит абыйны төрмәгә илтеп ябалар. 12 балалы гаилә әгъзалары бер-бер артлы үлә башлагач, 1932 елда Гыйльмесафа апа Әхмәтне үзе белән алып, зур кызы Гыйлембикә һәм кияве Латыйп янына Үзбәкстан якларына юл тота. Аларның Мәҗит уллары гына авылда яшәп кала. Читать полностью