
Искиткеч матур табигатьле Иске Мастяк авылы (Ульян өлкәсе) кочагында назланып үскән, хәзер Самар шәһәрендә гомер итүче шагыйрә Наилә ханым ХӨСӘЕНОВА.
Балачактан хатирәләр
уелганнар күңелемә гомерлеккә,
Барлый-барлый, түкми-чәчми тезәм
мин аларны җепкә…
Бу хатирәмне Санюк исемле сыердан башлыйм, һәм бу юкка түгел. Санюк кызыл төстәге бик матур, сөтле терлек булса да, аның кирелеге безгә дә, күршеләргә дә, авыл көтүчеләренә дә яхшы билгеле иде.
65 – 70 елларда авылда атлары булмаган кешеләрнең күбесе, сыерларын җигеп, печәнен, утынын ташыдылар. Йорттан тирес чыгару, бәрәңге алып кайту кебек эшләр дә сыер ярдәме белән башкарылды. Читать полностью