Гакыйл абый Әхмәтҗанов белән телефон аша сөйләштек. Ул быел хаҗда булды.
Мин аңа, корреспондент ролендә булып, сорауларымны бирдем. Гакыйл абыйның сакалы булмасада, аксакал гакылына якынайган шәхес буларак,саф татар телендә миңа мәгънәле җаваплар бирде. Ул бит -“изм”нар чорының баласы, төрле җаваплы урыннарда җитәкче булып хезмәт иткән милләттәшебез. Аның кылган гамәле күпләргә үрнәк булырдай.
Әле тагын бер кызыклы вакыйга булды бит: татар милләтенең быел тарихта беренче тапкыр хаҗ юлын беренче тапкыр Татарстан җөмһүрияте президенты җитәкләде!
Гакыйл абый белән әңгәмәне сезнең игътибарыгызга тәкъдим итәм. Читать полностью