Шотландиядә референдум үтте. Ләкин халык күпчелек тавыш белән үзләренең Бөекбритания белән бергә булырга теләкләрен белдерде. Планетада тагын бер ил булмый калды. Моны ни өчен язам: без һаман дошман күрергә тырышкан Көнбатышта демократия бар һәм ул принципларны беркайчан да бозмыйлар. Англия Шотландияне сепаратизмда гаепләп гаскәр белән дә куркытмады, гаскәриләрен киемнәрен алыштырып, йә булмаса, алар отпуск алып сугыша, дип хәйләләргә җирлек тудырмады… Тыныч имин фикер белдерелде һәм илнең киләчәге халкының үзе тарафыннан ачыкланды.
Мондый референдум Кырымда да үтте. Әмма ул кораллы көчләр күзәтүе астында үтте. Һәм без чиксез бәхеткә тиендек: «Крымнаш» хәзер. Тик хәзер Кырымдагы татар туганнарыбыз гына нинди көндә яши? Монысы аптырата. Читать полностью →