
РӘСЕМДӘ: (сулдан уңга) Шәмсенур апа ВАККАЗОВА, Гәүһәр апа СӘЯРОВА, Нәбирә апа НИЗАМОВА.
Гомер акканын, тәрәзәгә кагылып үткән җил кебек, сизми дә калабыз. Тик яшең сиксәндә булса да, күңел бер дә картаймый икән шул. Баштан узган төрле маҗараларны искә төшергәндә кабат-кабат шул вакытка кайткандай буласың. Ә дус-ишләр белән җыелып, яшьлек хатирәләренә бирелү — үзе бер рәхәт бит ул. Менә ян күршем Шәмсенур апа Вакказова да 68 ел элек мәктәпне тәмамлаган сыйныфташлары Нәбирә апа Низамова, Гәүһәр апа Сәярова белән еш кына очрашып, үткәннәрне искә ала.
Читать полностью