Көз айлары һәрвакыттагыча быел да туйларга бай. Камышлы районы ЗАГС бүлегендә тагын бер парның никахы теркәлде. Бу туй татар йолаларын кулланып үтүе белән үзенчәлекле һәм ЗАГС бүлеге җитәкчесе Гамилә Вәлитова аны уздыруга зур көч куйган иде.
Кияү (Саҗит Зарипов, Яңа Усман егете) һәм кәләш (Алия Канюкаева, Мәчәләй авылы кызы), әти-әниләре, туганнары, якыннары белән никах теркәү билгеләнгән вакытка мәдәният йортына килеп җиттеләр. Аларны Гамилә Сәгыйтовна милли ризыгыбыз бавырсак, бал-май белән каршы алды. Читать полностью