Бу язмам – сәхәрдә тәмле арыш валмасы, чәйләр белән сыйлаган, ахшамда да үземне табыннан калдырмаган Зөһрә әбиемә, Минҗиһан әниемә, эссе урак өстендә дә бала имезүләренә карамастан, ураза тотканнарның барчасына, гүр ияләренә дога булып барып ирешсен.
Маңгай чәчемне саллы, йомшак куллары белән сыйпап, колагыма: «Улкаем, сәхәр күчтәнәче, арыш валмасы ашарга тор», – дип дәшкән Зөһрә әбиемнең сүзләрен ишетеп, курку, сөенеч катыш: «Ярар, әбекәем», – дип, тәмле таң йокысыннан уянып, бит-кулларымны юганнан соң, әбекәем, әнием Минҗиһан янына, табын артына утырдым. Читать полностью