Президент Владимир Путинның май аенда имзалаган кануны Россиядә шактый бәхәсләр тудырды. 1 июльдән әдәбият һәм матбугатта, спектакль һәм кинофильмнарда сүгенү сүзләре кулланган өчен штраф түләтәчәкләр дигән хәбәрне Мәскәү журналистлары да кәефсезрәк кабул итте.
Рус басмаларында «Россия закон чыгаручылары сүз иреген кысрыклый, авызыбызны томалыйлар» дигән язмалар еш күренде. Әдәбиятта, сәнгатьтә, халык иҗатында, спектакль, кинофильмнарда, мәдәни-агарту чараларында хәсис сүзләр куллану тыела. Канунны бозган очракта 2 меңнән алып 2,5 мең сумга кадәр штраф түләтәчәкләр. Вазифаи затларга исә — 4-5, ә юридик затларга 40-50 мең сум каралган. Шунысын да өстәп әйтергә мөмкин: икенче мәртәбә канунны бозучыларга штрафның күләме тагын да зуррак булачак. Шундый ук штрафлар матбугат чараларына да кагыла. Читать полностью