27-30 апрельдә Казан шәһәрендә татар теле һәм әдәбиятыннан уздырылган икенче Халыкара олимпиадада Самар шәһәре «Яктылык” мәктәбенең 10 сыйныф укучысы Сөләйманова Мәрьям, Шентала районы Денис авылы мәктәбенең 11 сыйныф укучысы Галиуллина Лилия һәм өлкәбездән ике студент кыз — Юсупова Эльвира белән Мустакаева Айсылу катнаштылар.
Олимпиадада 12 чит илдән һәм Россиянең 16 төбәгеннән алдагы турда (ноябрь-декабрь айларында) җиңеп чыккан 300 кеше интеллектуаль һәм иҗади бәйгедә көч сынаштылар, татар теле һәм әдәбиятыннан үзләренең белемнәрен күрсәттеләр. Шушы барлык биремнәрне дә уңышлы гына үтәп, Галиуллина Лилия икенче урынны яулады. Аңа бердәм дәүләт имтиханнарын яхшы билгеләргә генә биреп, югары уку йортында белем алуны дәвам итүен телибез. Читать полностью