
12 АПРЕЛЬ -БӨТЕНДӨНЬЯ КОСМОНАВТИКА КӨНЕ 
“Космоска очу” һәм “Самараның ЦСКБ-Прогресс заводы” төшенчәләре аерылгысыз. Чөнки космик кораблар да, аларның двигательләре дә биредә җитештерелә. Оешма зур һәм анда эшләүче төрле милләт халыклары арасында милләттәшләребез байтак. Бигрәк тә оешманың генераль директоры урынбасары – генераль конструктор — ЦСКБ ФГУП «ГНПРКЦ «ЦСКБ-Прогресс» җитәкчесе Равил Нургали улы Әхмәтовның исеме безнең күңелләрдә горурлык хисе тудыра. Шундый зур корабларның генераль конструкторы булу өчен нинди баш кирәк!
Милләттәшләребез — космик ракеталарны төзүче инженерлар Камил Шамкаев, Мансур Ямалетдинов, Азат Надыйров, Әхмәт Нафигин, Илгиз Колючев 25 ел элек өлкә “Туган тел” татар җәмгыятен оештыручылар да иде бит әле. Алар бүген дә, шушы җәмгыять әгъзалары буларак, халкыбызга күп яхшы эшләр башкаралар. Читать полностью →