Самараның Литвинов исемендәге Мәдәният сараенда Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театры Мөхәммәтша Буранголов әсәре буенча Айрат Әбүшахманов куйган “Шәүрәкәй” спектаклен күрсәтте
Быел үзенең 95 еллык юбилеен бәйрәм итүче башкорт театры, Самарага беренче тапкыр килүенә карамастан, тамашачыны әсир итте, дип авыз тутырып әйтергә була. Театрның сәнгать җитәкчесе, Россия Федерациясенең һәм Башкортостан Республикасының атказанган артисты Олег Ханов сәхнәгә чыгып: “2014 ел Россиядә генә түгел, Башкортостанда да Мәдәният елы дип игълан ителде. Шушы уңайдан без Башкортостан һәм Россия авыл-шәһәрләре буйлап гастрольләргә чыгып киттек. Бу исемлектә Самара — беренче. Шушы тәүге очашуыбызда без бер-беребезгә ошасак, бирегә ешрак килеп йөри башларбыз”, - дип сәхнәгә артистларны чакырды. Читать полностью