Моң кеше җанына чишмә суы белән керә, диләр. Галия апа Мостафина да үз авылының чылтырап аккан чишмә суларын эчеп, шундый моңлы булган.
Тупли авылында туып-үскән кыз кечкенә чагыннан җырларга ярата. Әле мәктәпкә укырга кергәнче үк укытучы булып эшләгән әтисе Йосыф аны еш кына үзе белән дәресләренә алып бара. Анда кызның моңлы булуын белеп, үзен җырлата торган булалар. Тамашачыларга яхшырак күренсен өчен, кечкенә буйлы Галия урындык өстенә басып, “Талы-талы”, “Суда-суда” җырларын суза. Аңа барысы да дәррәү кул чаба. Шундый игътибардан кечкенә җырчы өенә бик канәгать булып кайтып китә. Читать полностью