“Исәннәрнең кадерен, үлгәннәрнең каберен бел”, — ди халкым. Әйе, зиратта кабер янында кылган догаларга мәрхүмнең рухы шатлануын истә тотып, кеше берникадәр юаныч ала. Тик тормышта үз якыннары кайда җирләнгәнен белмичә, хәтта аларның каберен дә күрергә насыйп булмаган кешеләр дә бар. Шундыйларның йөрәге тагын да катырак өзгәләнә, хәсрәт тагын да тирәнрәк күңелне тырный. Мондый кешеләр сүзләренчә, алар үзләрен күк белән җир арасында калгандай хис итәләр. Бигрәк тә сугыш кырларында хәбәрсез югалган солдатларның каберләре әлегә кадәр билгесез булып кала.
Чыгышы белән Татарстанның Чирмешән районы, Кармыш авылыннан булган, яшьтән Самарда яшәүче милләттәшебез Габдулла Нотфуллинга да язмыш шундый өлеш чыгара. Читать полностью