Самар тамашачыларының күңеленә аеруча хуш килгән «Нигез ташлары» пьесасының (исегезгә төшереп үтәм, татар балалары өчен уздырылган «Чыршы бәйрәме» программасында Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры спектакльләре дә каралган иде) төп һәм катлаулы роле — Гарифулла образы. Нәкъ менә аның кебекләр тормышның тоткасы булып торалар да бит инде. Төпле һәм аек акыллы бу карт авылының бетә баруы, үз нигезенең дә шуңа дучар ителүе белән килешергә теләми. Рольне башкаручы Нуриәхмәт Вәлиәхмәт улы САФИНның һәр хәрәкәтендә, кырыс сөйләмендә без әнә шундый Гарифулланы күрдек.
Бәйрәм көнне миңа Россиянең, Татарстан Республикасының атказанган артисты, Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт Яшь тамашачы театрының әйдәп баручы актеры Нуриәхмәт ага САФИН белән аралашу бәхете дә татыды. Читать полностью