Үткән елда Самара өлкәсенең региональ Диния нәзарәте каршында “Хәләл” комитеты үзенең эшен башлап җибәргән иде. Ул өлкәдә хәләл исеме белән базарга чыгарыла торган бөтен продукцияне дә тикшереп, сертификат бирү белән шөгыльләнә. Комитетның Уставы да бар. Шуның нигезендә Самара өлкәсендә хәләл ашамлык сатучылар бөтенесе дә сертификация үтәргә тиеш. Беренче сертификат яңа ачылган “Яшьлек” оешмасының “Сыйфат” маркалы колбаса продукциясенә бирелде.
2006 елда экономика академиясен һәм Халыкара эшмәкәрлек мәктәбен тәмамлаган милләттәшебез Равил САБИРОВ “PSM group” оешмасында эшли башлый. Хәзер инде ул җитәкчелек иткән оешма Россия киңлекләрендәге 28 зур шәһәрнең кибетләренә хезмәт күрсәтә. Читать полностью